Иртән Горький шоссесы буйлап барабыз. Игътибарым бер машинага төште: әле бер полосага к...
Иртән Горький шоссесы буйлап барабыз. Игътибарым бер машинага төште: әле бер полосага керә, әле икенчесенә чыга. «Я бу — чәйнек, я руль артына кәефле килеш утырган», дигән уй башта шаяртып кына керде башка. Гафу итегез, ләкин адекват хәлдәге шофер юлда болай «биетеп» йөрми бит инде. Иремә: «Әйдә, моны яхшы чакта узып китик», — дим. Без якынлаштык. Карасам — руль артында урта яшьләрдәге хатын-кыз. Ә аннары бөтен «табышмакның» җавабы күренде: бер кулында — телефон. Соң, апаем… Шулкадәр ашыгыч хәбәрне юлда язмыйлардыр бит инде. Ул хәбәр берничә минут көтеп тора ала. Ә синең рульдәге бер-ике секундлык игътибарсызлыгың кемнеңдер гомеренә төшәргә мөмкин. Телефонга карап барганда машинаңның әле сулга, әле уңга «йөзүен» үзең дә сизмәскә мөмкинсең. Ә синең тирә-ягыңда — кешеләр. Аларның да өйдә көтүчеләре бар. Шуңа күрә, зинһар, рулеңне туры тотып кына бар инде. Хәбәр көтә. Хәбәр качмый. Ә юл көтми. Лилия Гайнуллина #журналистТМ #ШәһриКазан #юлхәрәкәте