Бер кыздырган майны кулланырга ярыймы?
Бер кыздырган майны кулланырга ярыймы? Бер тапкыр ризык пешергән үсемлек маен кулланырга ярамый, ди кайберәүләр. Тәҗрибәле хуҗабикәләр исә киресенчә, ярый, диләр. Әмма моның өчен берничә киңәшне истә тоту мөһим. Беренчедән, күп май салып ризык кыздырасыз икән, калган майны иң элек суынганчы сөзергә кирәк. Ул майны шунда ук икенче ризык әзерләү өчен куллансаң яхшырак. Күп очракта бер кыздырылган майга ис сеңә. Моның өчен гап-гади имбирьне майга салып тору да җитә. Ис шунда ук бетәчәк. Һәм тагын бер киңәш. Андый майны бер тәүлектән артык сакламагыз. Ул бозыла һәм үзенең файдалы сыйфатларын югалта башлый.