Әйләнә дә кайта яхшылыклар,
Әйләнә дә кайта яхшылыклар, Елмаюлар кайта нур булып, Изгелекләр мең мәртәбә кайта, Арта-арта кайта, зур булып. Яманлыклар бер дә теләмимен... – Нишләтәсең, кайта ансы да... Әйләнә дә кайта, әйләнә дә... Кошлар кебек кайта барсы да. Ак кар булып, яңгыр булып кайта, Давыл булып кайта гамәлләр. Ярамаган эшләр кылмас идем, Кулларымнан килсә әгәр дә... Яхшылыклар гына кире кайтсын, Изге теләк җанда сулмасын. Изгелекләр генә җанга ятсын, Яманлыклар кеше кылмасын. Күңел кылларында уйнаганда Заман җиле, тыел, ярсыма... Сабырлыклар бирсен Аллам, димен... Әйләнә дә кайта әйләнәдә... Әйләнә дә кайта барсы да. Ленар Шәех