Бүген районыбызда 2026 елгы ат чабышлары сезоны рәсми рәвештә ябылды.
Бүген районыбызда 2026 елгы ат чабышлары сезоны рәсми рәвештә ябылды. Атлар – милләтебез күрке, горурлыгыбыз, халкыбыз йөрәгендәге сүнмәс дәртне һәм нык егәрлекне ачарга мөмкинлек бирүче җан ияләре. Районыбызда ат чабышлары уздыру – әлеге җан ияләрен хөрмәтләү һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауның матур үрнәге булып тора! Спорт чарасы Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, һәм экстракласслы ат үрчетүче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовның якты истәлегенә хөрмәт билгесе буларак та үткәрелде. 1400 метрдан 2000 метрга кадәр дистанцияләрдә ике яшьлек атлар, тәҗрибәле чиста токымлы айгырлар һәм бияләр үзләренең җитезлеген һәм чыдамлыгын сынады. Көчле алкышлар астында узган һәр узыш җанатарларда онытылмас хисләр калдырды, җиңүчеләрнең шатлыгы чиксез булды! Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин блогыннан