«Чәчәк ата бит, димәк, бар да әйбәт булачак»
«Чәчәк ата бит, димәк, бар да әйбәт булачак» Казан шәһәрендә яшәүче Гөлсинә апа өчен тәрәзә төбендәге бер гөл — улы Русланнан калган иң кадерле истәлек. Руслан әнисенә бу гөлне үзе алып кайткан. Улы махсус хәрби операциягә киткәч, гөлнең яфраклары саргая башлый. Ана йөрәген шом баса. Ә беркөнне гөл кинәт яңадан шаулап үсеп китә. Гөлсинә апа аның яфракларын сыйпап: «Улым яши… Чәчәк ата бит, димәк, бар да әйбәт булачак», — дип үзен юата. Руслан — тыныч, ярдәмчел, җаваплы егет була. Заводта яхшы белгеч, гаиләсендә кайгыртучан ир һәм әти. 2022 елда ул хәрби хезмәткә китә. 2023 елның 9 декабрендә Руслан Ягодное тирәсендә һәлак була. Ана өчен бу хәбәргә ышану мөмкин түгел. Ул әле дә улы шалтыратыр, ишектән кереп килер кебек көтә. Русланның улы Эмиль дә һаман: «Әти кайда?» — дип сорый. Ә тәрәзә төбендә улыннан калган гөл үсә. Кайгыны вакыт бетерми. Ул бары тик аны йөрәкнең бер өлешенә әйләндерә. Гөлсинә апа өчен Руслан яши. Хәтердә. Йөрәктә. Һәм шул гөлнең һәр чәчәгендә. Лилия Гайнуллина Шәһри Казан МАХта