Машинаны кайчан сатарга? 🚗⏳
Машинаны кайчан сатарга? 🚗⏳ Россиядә машина паркы «картая» 📉 Бу санкцияләргә дә, кешеләрнең икътисади хәленә дә бәйле 💸 2014 елда җиңел машиналарның уртача яше 10,8 ел булса, хәзер 15,4 ел дип исәпләгелә 📊 Әле 12 ел элек кенә машина хуҗалары яңа автомобиль сатып алганнан соң 4–4,5 ел узгач аны сата иде 🕐 Хәзер бу сан 7 елга якынлаша 📆 Элек завод гарантиясе беткәннән соң машинаның бәясе кими иде 📉 Сатып алучы өчен моның уңай ягы — машинаны рәсми дилерда карату 🔧✅ Хәзер исә машиналарны 7–12 елдан соң сатарга киңәш ителә 💡 Машинаның бәясе төшә, әмма әле ул чыгымнар таләп итә торган ремонтка мохтаҗ түгел 🛠️ Машина яше 10–12 яшьтән арткан икән инде, яхшы хәлдә сакланган очракта да, аны сату кыенрак булачак 😕 Сатканда машинаның юридик яктан чиста булуы да мөһим ⚖️ Шуңа да сервис кенәгәсен саклагыз, ташламагыз 📒 Һич югы, техник тикшерү узу хакында счётларны туплап барыгыз 🧾 Бу сатып алучының ышанычын арттырачак 🤝 Иң мөһиме, машинаның ничә чакрым юл узганлыгы хакында мәгълүмат дөрес булсын ✅ Россиядә иминият компанияләре исәпләвенчә, коммерция оешмаларында исәпләнмәгән машиналар елына 17–18 мең чакрым юл үтә 🛣️ Биш елга бу сан 85–90 мең чакрым булырга мөмкин 📈 Бу сан зур икән, димәк, машинаны еш кулланганнар 🚙💨 Ә кимрәк чакрым күрсәткечләрне киметүгә ишарәли 🔍⚠️