Языл "Шәһри Казанга"!
Языл "Шәһри Казанга"! "Шәһри Казан" газетасы Минем уртак киңәшчем. Нинди булса да язмышым, Аның белән киңәштем. Борчу мәшәкатем булса, Ул минем дустым булды. Акыллы киңәшләр белән, Мәшәкать уңай узды. Моңсу булса күңелләрем, Җырларын бүләк итте. "Шәһри Казан" уйландырып, Хыял иленә илтте. "Шәһри Казан" газетына, Рәхмәтләрем ирешсен. Шифалы аның куллары, Дәвалары килешсен. Тәмле ашлар аның белән, Киңәше татлы була. Буш вакытың ләззәт белән, Тәмле чәй белән уза. "Шәһри Казан" газетына, Язылыгыз дусларым! Очратырсыз дустыгызны, Моңлы гыйлем кошларын. Камил Шәмсуаров. Исергәп, Баулы районы