🥞 Әлфия Галиәхмәтовадан тәмле коймак рецепты ❤️😋
🥞 Әлфия Галиәхмәтовадан тәмле коймак рецепты ❤️😋 Кирәкле ингредиентлар: ✅ 2 пачка кефир (һәрберсе 0,5 л) ✅ 3 йомырка 🥚 ✅ 1 чәй кашыгы тутырып тоз ✅ 2 аш кашыгы тутырып шикәр комы ✅ 1 чәй кашыгы тутырып сода ✅ Он — камыр куелыгына карап 👩🍳 Әзерләү тәртибе: Барлык ингредиентларны бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Онны аз-азлап өстибез. Камыр кибет каймагы куелыгында булырга тиеш. Табага әз генә май салып, коймакларны ике ягын да матур итеп кызарганчы пешереп алабыз. 😍 🥞 Коймаклар йомшак, тәмле һәм бик җайлы әзерләнә! Чәйләрегез тәмле булсын! ☕️❤️ 👍 Рецепт ошаса, лайк куярга һәм саклап куярга онытмагыз! #коймак #коймакрецепты #ШәһриКазан