Каенкаем! Син яшь кыздай,
Каенкаем! Син яшь кыздай, Сылусың һәм назлысың. Карашымны җәлеп итми, Яныңнан уздырмыйсың! Салкын кышта бөркәнәсең Ак челтәр нәфис шәлең, Энҗе сипкәндәй янасың, Карамый юктыр хәлем... Язларында алкаларның, Иң матурын тагасың. Зифа буеңа килешле Яшел күлмәк ябасың. Җәй көнендә яфрак - яфрак, Толымнарың җиргәчә. Таң атканда сиңа кунып, Сандугачлар серләшә. Ә көзләрдә син сарыдан, Әлләме соң алтыннан? Яфракларың коясыңдыр, Күңелең моң - зарыннан. Сылу, зифа каенкаем, Таң нурында коен син! Ак каеным - каенкаем — Туган җирнең яме син! Раушания Сафина