Врач-гастроэнтеролог Дарья Утюмова иң файдалы җиләк-җимеш дип авокадоны саный.
Врач-гастроэнтеролог Дарья Утюмова иң файдалы җиләк-җимеш дип авокадоны саный. Аны даими куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә, иммунитетны ныгыта, организмның картаю процессын акрынайта һәм ябыгырга ярдәм итә. Эш шунда, бу продуктта В, Е, С, К витаминнары күп, фолий кислотасы, шулай ук минераллар – кальций, фосфор, калий, тимер, натрий, бакыр, йод, магний һәм башкалар бар. Моннан тыш, авокадо холестерин күләмен киметә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен файдалы. Белгеч әйтүенчә, авокадода күп булган манногептулоз матдәсе нерв системасының торышына уңай йогынты ясый, арыганлык һәм йокы китү хисен киметә.