📚 Каникул кайчан? Календарьга күз салыйк!
📚 Каникул кайчан? Календарьга күз салыйк! Балалар көтеп алган, ә әти-әниләр алдан ук план корган көннәр бар ул - каникуллар! 😊 Россия Мәгариф министрлыгының 2026/2027 уку елына тәкъдим иткән ял вакытларын карточкаларыбызда исегезгә төшерәбез. Быел каникулларның гомуми озынлыгы 126 көн тәшкил итәчәк. Узган уку елындагыдан бер көнгә кимрәк. Балалар өчен бер көн ял да кадерле инде! 😉 📌 Игътибар: бу - министрлык тәкъдим иткән вакытлар. Төгәл даталарны үз мәктәбегездә белешегез. Постны саклап куегыз, башка әти-әниләргә дә җибәрегез - ялны алдан планлаштыру җиңелрәк булыр! #карточкалар #шәһриказан #татмедиа