📷 ҮЗЕ ДӘ ИҖАТТА, БАШКАЛАРГА ДА КАНАТ КУЯ
📷 ҮЗЕ ДӘ ИҖАТТА, БАШКАЛАРГА ДА КАНАТ КУЯ Яхшы фотограф башкалар узып киткән җирдә туктап кала. Яктысын, төсен, мизгелен күрә. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның фотоларына караганда, аның дөньяга иҗатчы күзе белән каравын тоясың. 💐Бүген аның туган көне. Питрәчнең Шәле авылында туып үскән, Казан университетында журналист һөнәрен үзләштергән Шамил Мөхәммәт улының хезмәт юлы 1997 елда «Эфир»да хәбәрче булып башлана. Аннары телевидениедә баш мөхәррирлек, яңалыклар хезмәтенә, «Татар-информ»га җитәкчелек итү. 2019 елдан ул «Татмедиа»ның зур иҗат коллективын алга әйди. Хәбәрче хезмәтен үз җилкәсендә татыган җитәкченең журналистларга әйтер сүзе дә үзгә. «Татмедиа»га килгәндә үк ул төп байлыкның иҗат кешеләре булуын әйтә. Бүген дә редакцияләрнең үсешенә, журналистларның өйрәнүенә, яңа идеяләргә юл ачуга зур әһәмият бирә. Ә иҗатка мәхәббәте вазифа кысаларына гына сыймый. Сәфәрдә дә кулында телефон: матур мизгелне күреп калырга, башкалар белән уртаклашырга өлгерә ул. Шамил Мөхәммәт улы, «Шәһри Казан» редакциясе исеменнән ихлас котлыйбыз! Ышанычыгыз, терәгегез һәм иҗатка урын калдырганыгыз өчен рәхмәт. Сәламәтлек, гаилә җылысы, эшегездән тәм табып яшәвегезне телибез. Күңелегезне кузгатырлык матур мизгелләр күп булсын!💯