Аноним булсын әле. Көлиммы-елыйммы инде бу иремнең романтикасына! Эштән матур гына чәчә...
Аноним булсын әле. Көлиммы-елыйммы инде бу иремнең романтикасына! Эштән матур гына чәчәк бәйләме алып кайтты. Сөенеп, вазага суга утыртып куйдым. Ә иртән чүп чыгарырга чыккач, аптырап калдым: подъезд төбендәге чүп савытында нәкъ шушы чәчәкләрнең зур тартмасы белән ертылган кәгазьләре ята! Баксаң, кемдер чыгарып ташлаган чәчәкләрне күтәреп алып кергән дә миңа бүләк итеп тоттырган бит! Үзеннән сорагач, бер дә оялмыйча: «Акча сакларга булдым, бушка яткан чәчәк әрәм булмасын, дидем», — дип тора Чүплектән чәчәк җыеп, хатынына бүләк итүче ирләрне кайдан табалар тагын?! Саранлыкмы бу, әллә романтикамени — белмим дә инде!