💔 Дүрт ел утны-суны кичкән...
💔 Дүрт ел утны-суны кичкән... 20 октябрьдә Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында Рәфкать Сәгъдиевны соңгы юлга озаттылар. Мобилизациянең беренче көннәреннән үк ил сагына баскан хәрбинең позывное «Бабай» булган. Иптәшләре өчен ул чын дус, абый кебек терәккә әйләнгән. Ялга кайткан саен туган авылына ашыккан, җир эшен яраткан, якыннары белән сөйләшеп туя алмаган. Соңгы сөйләшүендә дә: «Без керәбез, догада булыгыз», – дигән... Тик туган якка әйләнеп кайту насыйп булмаган. Якыннарының күңелендә Рәфкать турында якты хатирәләр һәм сагыш калды. 📹: Лилия Гайнуллина