Өмәгә чыксаң, коммуналь түләүләрне киметәләрме? Россиядә шундый тәкъдим яңгырады
Өмәгә чыксаң, коммуналь түләүләрне киметәләрме? Россиядә шундый тәкъдим яңгырады Ишегалды җыештырган, подъездны тәртипкә китергән кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 10–20 процент ташлама бирергә тәкъдим итәләр. Өмәгә чыгучыларның хезмәте шулай бәяләнергә мөмкин. Россиядә өмәләрдә актив катнашкан кешеләрне матди яктан кызыксындыру тәкъдиме яңгырады. Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Борис Чернышов ишегалларын, подъездларны төзекләндерүдә катнашкан һәм йорт янәшәсендәге социаль учреждениеләргә ярдәм иткән кешеләргә коммуналь түләүләрдә ташлама бирү идеясен тәкъдим итте. Инициатива авторы фикеренчә, мондый активлык күрсәткән кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән ким дигәндә 10–20 процент ташлама ала алыр иде. Әмма сүз идарәче компанияләрнең турыдан-туры бурычларын халык җилкәсенә күчерү турында бармый. Торбаларны ремонтлау, катлаулы инженерлык җиһазларын төзекләндерү кебек эшләр барыбер белгечләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Өмә исә кешеләрнең үз теләкләре белән башкарган иҗтимагый хезмәте буларак карала. Тәкъдим буенча, өмәдә катнашуны раслау өчен башкарылган эшләрнең фотоларын төшереп, «Госуслуги» порталы аша җибәрергә мөмкин булачак. Әлеге мәгълүматны муниципалитет, идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте яки җирле үзидарә вәкилләре бәяләргә тиеш. Әлегә бу — тәкъдим генә, ягъни коммуналь түләүләргә мондый ташламалар гамәлгә кертелгән дигән сүз түгел. Ә сез ничек уйлыйсыз: ишегалдын җыештырган өчен коммуналь түләүләрне киметергә кирәкме?