❤️ Әби өенең җылысын хәтерлисезме?
❤️ Әби өенең җылысын хәтерлисезме? Мичтә ут дөрли, өйгә яңа пешкән бәлеш исе таралган… Әби, йомшак куллары белән чәчләреңнән сыйпап, өстеңә җылы юрган яба. Дөньяда синнән дә бәхетлерәк кеше юк кебек. Бернинди борчу да, мәшәкать тә юк. Әби бар. Әби өе бар. Балачак бар… 🥹 Их, бер генә мизгелгә булса да шул көннәргә кайтып киләсе иде! 🌙 Әйдәгез, бүген шул татлы хатирәләрне күңелебездә яңартып, әби өенең җылысын тоеп йокыга талыйк. Тыныч йокы, кадерле укучыларыбыз! Төшләрегезгә балачакның иң бәхетле мизгелләре керсен! ❤️