Перейти к содержимому
Максиметер

🗓️Бүген көзнең соңгы ае - ноябрьгә кердек.

🗓️Бүген көзнең соңгы ае - ноябрьгә кердек. 📍Көз ае булса да, борынгы бабаларыбыз аны, климатик шартларына карап, "кыш ае" дип йөрткәннәр. 📍Ә менә кояш календаре кулланган тагы да борынгырак бабаларыбыз өчен ул "Кәвәс ае" (Кәвәс сүзе - Зодиакта Укчы йолдызлыгын белдерүче атама) булган. Айның исемен болай атау кояшның хәзерге исәп белән 22 ноябрьдә (искечә стиль буенча 6 ноябрь) бу йолдызлыкка керүенә бәйле. 📍Халкыбыз мәкальләрендә бу хакта кызыклы гына мәгълүмат сакланып калган. Мәсәлән, "Кәвәс керми кыш булмый" моңа мисал. 📍Хәзерге телебездә кулланылышта йөрүче "ноябрь" атамасына килсәк, ул латин телендәге "новем" (тугыз) сүзеннән алынган. Чөнки бу ай элеккеге календарьда тугызынчы ай буларак исәпләнгән. 📍Халык акылында ноябрь аена бәйле сынамышларыбызның да урыны бар. Мәсәлән, * Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә. * 1 ноябрь көнне яңгыр өстенә кар булса, җәй салкын килер, печән бик уңар. * 9 ноябрьдә бәс булса - суыкка галәмәт, томан булса - җылыга галәмәт.

1 850 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

10 098 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.