Әлмәт районында биш автомобиль катнашында авария булган: биш кеше зыян күргән
Әлмәт районында биш автомобиль катнашында авария булган: биш кеше зыян күргән 31 октябрьдә Әлмәт районында тимер юл кичүе янында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 1991 елгы ГАЗ автомобиле йөртүчесе куркынычсыз ян интервалын сайламаган һәм Hyundai автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң ГАЗ автомобиле Volkswagen, Geely, Kia һәм Renault машиналары белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, куркынычсыз тизлек һәм дистанцияне сакларга чакыра.