😱😱😱
😱😱😱 Татарстанның Теләче районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. 21 яшьлек кыз идарә иткән «Лада» автомобиле узып китү тыелган урында каршы як полосага чыгып, Ford машинасы белән бәрелешкән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, җиңел автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан биргән. Ford автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ял көннәрендә юлларда автомобильләр хәрәкәте дә арта, кызганыч, аварияләр дә ешрак теркәлә. Руль артында утырганда аеруча игътибарлы булыйк, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик. Юл газабы гүр газабы булмасын иде!