😴 ТӨШКЕ АШТАН СОҢ 20 МИНУТ ЙОКЛАП АЛУ ФАЙДАЛЫ! 💤
😴 ТӨШКЕ АШТАН СОҢ 20 МИНУТ ЙОКЛАП АЛУ ФАЙДАЛЫ! 💤 Төшке аштан соң күзләрегез йомыла, бераз ял итәсе килә башлыймы? Бу халәт күпләргә таныш! Невролог Миләүшә Мам төшке аштан соң 20 минут йоклап алуның файдасы турында сөйләгән. ✨ Кыска вакытлы йокы организмга ял итәргә, көч җыярга ярдәм итә ала. Әмма озак йоклап китү көндезге хәлгә һәм төнге йокыга йогынты ясарга мөмкин. 📌 Белгечнең киңәшләрен тулырак «Шәһри Казан» сайтында укыгыз: 🔗 https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyqlar/toske-astan-son-20-minut-ioklap-alu-faidaly