ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ — 5 июня 2026 г. в 14:55:11.202
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "ЙӨЗЕК КАШЫ" / "ПЕРСТЕНЬ" Автор: Фатих Хөсни Режиссер: Илгиз Зәйниев Фатих Хөсни (1908-1996) – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы. Ике роман, ике дистәдән артык повесть, пьесалар, йөзләрчә хикәя авторы. Әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис һәм тойгыларын ачып бирә белү осталыгы белән танылган әдип. “Йөзек кашы” повесте 1942 елда язылса да, сугыш вакыйгаларына багышланмаган. Әдәбиятта бары тик уңай геройларны гына сурәтләү гадәткә кергән соцреализм чорында автор бу әсәрендә катлаулы һәм авыр холыклы төп герой Айдарның язмышы турында яза. “Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдарның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, - дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата булган мөнәсәбәте турында. Драма сәнгатен, театрны һәр вакыт уңай да, тискәре дә булмаган, шул ук вакытта каршылыклы холыкка ия геройлар тартып тора. Әмма, никтер, тамашачы өчен шундый кызыклы булган чәчмә әсәр моңа кадәр сәхнә сәнгатенең игътибарын җәлеп итмәгән. Яңа гасырда “Йөзек кашы” әсәренә яшь режиссер Лилия Әхмәтова мөрәҗәгать итә. Спектакльнең үзәгенә режиссер Айдарның катлаулы холкын куйса да, сәхнә композициясенең әхлакый үзәген һәм төп фикерен мәхәббәтенә һәм намусына гомере буе тугры калган олы хисле, нык ихтыярлы Вәсилә образы тәшкил итә. Фатих Хусни (1908-1996) – народный писатель Республики Татарстан, классик татарской литературы, тонкий знаток человеческой психологии, мастер-новеллист. Небольшая повесть «Перстень» родилась в самый разгар Великой войны (1942), но рассказ в ней идет не о войне. Главное в новелле – центральный персонаж, сложный, неоднозначный, так непохожий на героев-современников эпохи соцреализма. Как пишет автор повести: «герой не плох и не хорош, он такой какой есть – не лучше и не хуже». Он таков, каким заставляют его быть обстоятельства… Природа бунтарского характера Айдара трактуется Фатихом Хусни вне социально-исторического фона, обретая вневременное значение. Не положительный и не отрицательный, но раздираемый противоречиями характер протагониста всегда был притягателен для драматического искусства, для театра. Удивительно, что долгое время повесть, столь «лакомый кусочек» для сцены, оставалась вне поля зрения театра… В новом столетии к произведению обратилась молодой режиссер Лилия Ахметова. Автор спектакля сосредотачивает свое внимание на сложном характере Айдара. Но верная слову и своей любви красавица Василя становится идейно-смысловым и нравственным центром сценической композиции, утверждая право на милосердие и всепрощение как главное качество человеческой души… ・16+ ・6 июнь 14:30 ・Шәрык клубы (Татарстан ур., 8 йорт) ・Билетлар

