ТАРИХ БИТЛӘРЕ...⏳ — 5 июля 2026 г. в 11:40:12.809
ТАРИХ БИТЛӘРЕ...⏳ ...Казанның якты йөзе — Шәрык клубы. Еллар узу белән аның даны арта, абруе ныгый. Казанга килгән һәр күренекле кунак монда булуны үзенең бурычы саный. Клуб әкренләп шәһәрнең горурлык символына әверелә. 1911 елның февраленда монда диңгез формасында бер сәер кунак килә. Ул — Габделкәюм Саттаров, беренче ранг капитаны, рус-япон сугышында С.О. Макаров белән бергә сугышкан батыр. Җир шарын әйләнеп чыккан, берничә тел белгән бу шәхес егерме биш елдан соң туган авылына кайта. «Каюм әфәнде формада йөри, татар эшләренә зур игътибар бирә», — дип яза газеталар. Аңа, татар мадрәсәләрен күргәч, «татарларны болай укыйлар дип белми идем» дип соклануы да гаҗәп түгел. 1913 елның апрелендә Казанга Гаяз Исхакый кайта. Язучының озак еллар ят җирдә яшәп, туган шәһәргә әйләнеп кайтуы — үзе бер бәйрәм. Ул Шәрык клубында К. Мотыйгый концертына бара, Гали Зайпинның оста скрипка уйнавы, Фатыйма туташның милли җырлары аның күңеленә хуш килә. 1914 елда клубка Потсдам профессоры Рассум, әдипләр, инженерлар, мәгърифәтчеләр агыла. Алар татар театрының үсешенә сокланалар, лекцияләр тыңлыйлар, китапханәләр белән кызыксыналар. Иң тантаналы мизгел — Төркиянең элекке премьер-министры Хөсәен Хилми пашаның визиты. Аны бөтен тантана белән каршы алалар. Паша Казан татарларының үсешенә сокланып, клуб оештыручыларын чын күңелдән тәбрик итә. Бу визиттан соң губернатор, вице-губернатор, шәһәр башлыгы Шәрык клубының фахри әгъзалары булып китәләр. Шәрык клубы әдәбиятта да эз калдыра: Фатыйх Әмирхан, К. Тинчурин әсәрләрендә ул тере образ булып яши. Россия империясендәге төрки-мөселманнарның иң абруйлы оешмасы булган бу клуб — ул гади бина түгел, ул татар рухының, мәдәниятнең, белемгә омтылышның тере тарихы. * Әлеге мәгълүмат Җәүдәт Миңнуллинның "Шәрык клубы. Тарихи очерк" китабыннан алынды. _______________________________ СТРАНИЦЫ ИСТОРИИ...⏳ ...Светлый лик Казани — Восточный клуб. С годами его слава крепнет, авторитет возрастает. Каждый именитый гость, приезжающий в Казань, считает своим долгом побывать здесь. Клуб постепенно становится символом городской гордости. В феврале 1911 года сюда входит необычный посетитель в морской форме. Это — Габделькаюм Саттаров, капитан первого ранга, герой русско-японской войны, сражавшийся бок о бок с адмиралом С.О. Макаровым. Человек, объехавший земной шар и владеющий несколькими языками, спустя двадцать пять лет возвращается в родную деревню. Газеты пишут: «Каюм-эфенди носит форму, проявляет большой интерес к татарским делам». А увидев татарские медресе, он признаётся: «Я и не знал, что татары учатся так усердно». В апреле 1913 года в Казань приезжает Гаяз Исхаки. Возвращение писателя после долгих лет скитаний становится настоящим праздником. В Восточном клубе он присутствует на концерте К. Мотыги, слушает виртуозную игру скрипача Гали Зайпина и народные песни в исполнении юной Фатимы — всё это находит отклик в его душе. В 1914 году в клубе собираются профессора, писатели, инженеры и просветители. Они восхищаются развитием татарского театра, слушают лекции, интересуются библиотеками. Приезжает и профессор Потсдамского университета Рассум. Особо торжественным событием становится визит бывшего премьер-министра Турции Хусейна Хильми-паши. Его встречают с подобающим почётом. Паша восхищён успехами казанских татар и искренне поздравляет основателей клуба. После этого визита губернатор, вице-губернатор и городской голова становятся почётными членами Восточного клуба. Восточный клуб оставил след и в литературе — он оживает на страницах произведений Фатиха Амирхана и К. Тинчурина. Этот клуб — не просто здание. Он был одним из самых влиятельных общественных объединений тюрко-мусульманских народов Российской империи. И сегодня он остаётся живой историей татарского духа, культуры и неугасимой жажды просвещения. * Данная информация взята из книги Джавдата Миннуллина «Шәрык клубы. Исторический очерк».

