Бүген, 15 августта — Шәйхулла Алкинның тууына 133 ел! — 15 августа 2026 г. в 09:08:31.950
Бүген, 15 августта — Шәйхулла Алкинның тууына 133 ел! Бу көнне, 1893 елның 15 августында, Казан губернасы Иске Чәчкаб авылында крестьян гаиләсендә киләчәктәге күренекле язучы, җәмәгать-сәяси эшлеклесе Шәйхулла Алкин дөньяга килә. Ул Казанда җәдиди мәдрәсә (1905) һәм коммерция училищесын (1913) тәмамлый, аннары Мәскәү коммерция институтында белем ала (1913–1918). Яшьли үк әдәбият белән мавыга: 1913–1914 елларда матбугатта аның балалар өчен хикәяләре, рус теленнән тәрҗемәләре дөнья күрә. «Ил» газетасы, «Ак юл» журналы белән хезмәттәшлек итә. 1917 елгы Февраль революциясе аны актив сәясәткә алып керә. Ул Бөтенроссия мөселманнары корылтайларында катнаша, аларның барышын матбугатта яктырта. Икенче корылтайда (Казан) Милли Шура әгъзасы итеп сайлана, Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясенә керә. Милләт Мәҗлесе депутаты буларак (1917–1918), ул финанс эшләре комиссиясен җитәкли, Малия нәзарәте рәисе итеп сайлана. Булачак Идел-Урал Штаты биләмәсенә Әстерхан һәм Самара губерналарын да кертү кирәклеген дәлилли. Үз карашы буенча — милли-мәдәни мохтарият тарафдары. Октябрь революциясен ул кабул итми. 1918 елның көзендә, большевиклар Уфага якынлашканда, Милли Идарә әгъзалары төркеме белән Уфаны калдырып, Себергә китә. Шуннан соңгы язмышы озак вакыт билгесез кала. 1922 елның 7 февралендә Г.Ибраһимов «Татарстан хәбәрләре» газетасында Ш.С.Алкинның Оренбургта үз-үзенә кул салуы турында хәбәр итә. Трагик, әлеге көнгәчә аның сәяси һәм рухи мирасы тиешле бәяләнмәгән шәхес... Сегодня, 15 августа, исполняется 133 года со дня рождения Шайхуллы Сибгатулловича Алкина! В этот день, 15 августа 1893 года, в деревне Старые Чечкабы Казанской губернии в крестьянской семье родился будущий выдающийся писатель, общественный и политический деятель Шайхулла Алкин. Он окончил в Казани джадидистское медресе (1905) и коммерческое училище (1913), затем учился в Московском коммерческом институте (1913–1918). С ранних лет увлекался литературой: в 1913–1914 годах в печати появляются его рассказы для детей и переводы с русского языка. Сотрудничал с газетой «Ил» и журналом «Ак юл». Февральская революция 1917 года вовлекла его в активную политическую жизнь. Он участвует во Всероссийских мусульманских съездах, освещает их ход в прессе. На втором съезде (в Казани) избирается членом Национального совета (Милли Шура), входит в комиссию по выработке основ национально-культурной автономии мусульман Внутренней России и Сибири. Будучи депутатом Национального собрания (Милләт Мәҗлесе) в 1917–1918 годах, он возглавляет финансовую комиссию и избирается председателем Финансового управления. Отстаивает необходимость включения Астраханской и Самарской губерний в территорию будущего государства Идель-Урал. По своим взглядам является сторонником национально-культурной автономии. Октябрьскую революцию он не принял. Осенью 1918 года, когда большевики приблизились к Уфе, вместе с группой членов Национального управления покидает Уфу и уезжает в Сибирь. Его дальнейшая судьба долгое время оставалась неизвестной. 7 февраля 1922 года Г. Ибрагимов в газете «Татарстан хәбәрләре» сообщает о самоубийстве Ш. С. Алкина в Оренбурге. Трагическая судьба человека, чьё политическое и духовное наследие до сих пор не оценено по достоинству...

