Бүген — Халыкара анимация көне! 🎬✨
Бүген — Халыкара анимация көне! 🎬✨ «ШАЯН ТВ» өчен бу бәйрәм аеруча кадерле: хәзер мультфильмнар безнең үзебезнең «ШАЯН мультфильм» студиясендә дә туа 💛 Биредә идеяләр геройларга, рәсемнәр хәрәкәткә, ә хыяллар чын мультфильмнарга әверелә ✨ Мультстудиябез командасына илһам, яңа идеяләр һәм зур иҗади уңышлар телибез! Ә бәйрәм хөрмәтенә — мультфильмнар туа торган урыннан берничә кадр 👀🎨