Иске Кормаш авылыннан язалар. — 24 июня 2026 г. в 11:20:32.611
Иске Кормаш авылыннан язалар. Иске Кормаш авылыннан махсус хәрби операция ветераны Гизамов Илсур, бүгенге көндә сугыш эчендә булган улы Фиданга Нива машинасы озата. Илсур, сугышта алган яраларыннан демобилизацияләнде. Аяклары сызлавына да карамастан, бүгенге көндә матур итеп йортын төзекләндерә, сугыштагы егетләргә төрле яклап ярдәм итә, авыл тормышында актив катнаша. Армиядә контракт төзеп калган улы Фидан - хәрби операциянең беренче көненнән үк ут эчендә, узган ел хәрби хезмәткә алынган улы Ибраһим контракт төзеп, бүгенге көндә укулар үтә, көзгә өченче улы Йосыф армия сафларына китәчәк. Авылыбызда, шушындый патриот гаилә булуы белән горурланабыз һәм чиксез Рәхмәтләребезне җиткерәбез аларга. Сугышлар бетеп, илләр тынычланып, егетләр исән-сау туган якларга кайтуларын көтәбез. Илсур, Нива машинасын алуда, ремонтлауда, транспортировкада ярдәм иткән Азнакай ЭЭЦ ООО "Татнефть-Энергосбыт" җитәкчесе Салахов Ильдус Малих улына, әтиле-уллы Глүс, Гадел Исламовларга, шәхси эшмәкәр Ахметдинов Ленарга, үзенең исеменнән, гаиләсе исеменнән зур Рәхмәтләрен җиткерә.

