🇷🇺🪖Актаныш егете, Махсус хәрби операция ветераны Риваз Рәхмәтуллин – «Абилимпикс»та ... — 30 июня 2026 г. в 11:38:29.446
🇷🇺🪖Актаныш егете, Махсус хәрби операция ветераны Риваз Рәхмәтуллин – «Абилимпикс»та пицца пешерү остасы Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча данлыклы «Абилимпикс» чемпионаты уза. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге абруйлы ярыш илнең 86 төбәгеннән 600дән артык катнашучыны берләштерде. Әлеге мәртәбәле чарада Актаныш районыннан махсус хәрби операция ветераннары да актив катнаша. Алар арасында якташыбыз Риваз Рәхмәтуллин да бар. Ул «Поварлык эше» компетенциясендә үзенең югары осталыгын күрсәтеп, пицца пешерү буенча катлаулы биремнәрне уңышлы үтәде һәм югары нәтиҗәләргә иреште. Риваз Рәхмәтуллинның чемпионатта катнашуы – батырлык, түземлек һәм яңа тормышка омтылышның ачык мисалы булып тора. Аның кебек көчле рухлы кешеләр «Абилимпикс» ярдәмендә үзләренә ышаныч таба, яраткан шөгыльләрен үстерә һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табып, файдалы булу юлын дәвам итә. Якташыбызны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм аңа яңа үрләр яулавын телибез!

