8 нче июль уңаеннан безнең «Алтынчәч» балалар бакчасында бик матур һәм күңелле чаралар ... — 8 июля 2026 г. в 20:39:41.679
8 нче июль уңаеннан безнең «Алтынчәч» балалар бакчасында бик матур һәм күңелле чаралар булып узды. 🌼 2 нче кечкенәләр төркеме балалары үзләренең гаиләләренә иң җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Алар әти-әниләре өчен күңелле җырлар җырладылар һәм дәртле биюләр биеделәр. 🎨 Зурлар төркеме балалары исә үзләренең гаиләгә булган чиксез мәхәббәтләрен асфальтка төшерделәр. Алар ясаган эчтәлекле һәм якты сурәтләр бакчабыз ишегалдын тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәм пар канатлы, бәхетле гаиләләребезне тагын да якынайтты, балаларга һәм өлкәннәргә онытылмаслык җылы хатирәләр бүләк итте! Чараны оештыручылар: музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы, мәктәптә әзерлек төркеме тәрбиячесе Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы.

