🕊️ Каһарманнар онытылмый — 25 июля 2026 г. в 13:10:40.142
🕊️ Каһарманнар онытылмый Актаныш районында батыр якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән патриотик чаралар дәвам итә. Бүген Богады авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Кыюлык ордены кавалеры Илфак Шәйморза улы Габидуллин истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Тантананы Әфганстан сугышы ветераны, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ачты. Ул Илфакны Ватанга тугры каһарман буларак искә алып, шундый батыр ул тәрбияләгән өчен әтисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 💬 «Каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен мәңгелек үрнәк булып калачак», – диде район башлыгы. Чарада Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары, махсус хәрби операция ветераннары, авыл халкы, туганнары һәм якыннары катнашты. 🇷🇺 Батырларның исеме күңелләрдә мәңге сакланыр.

