Актанышта «Кыр көне» узды: авыл хуҗалыгы белгечләре алдынгы тәҗрибә белән танышты — 24 июля 2026 г. в 11:43:42.643
Актанышта «Кыр көне» узды: авыл хуҗалыгы белгечләре алдынгы тәҗрибә белән танышты Семинарны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев ачып җибәрде. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре яңа сортлар, заманча технологияләр, техника мөмкинлекләре һәм урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты. Чараның төп максаты — район хуҗалыкларында нәтиҗәле эш алымнарын куллану, югары уңыш бирүче сортларны өйрәнү һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең белемнәрен арттыру. Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, «Кыр көне» чарасы районда инде бишенче ел рәттән үткәрелә.— Быел да, Аллаһка шөкер, «Актаныш игенчесе» исемен дәвам итеп, әлеге чараны оештырдык. Аның төп максаты — район шартларына туры килгән яңа сортлар белән танышу, аларны җитештерүчеләр белән аралашу һәм хуҗалыкларга кертү мөмкинлекләрен өйрәнү, — диде Нәфис Сәлимгәрәев. Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/kyrlardan-xabarlar/aktanysta-kyr-kone-uzdy-avyl-xualygy-belgeclare-aldyngy-tariba-belan-tanysty

