8 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркы чын мәгънәсендә халыкара дуслык мәйданына ә... — 8 сентября 2026 г. в 14:08:45.190
8 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркы чын мәгънәсендә халыкара дуслык мәйданына әверелде. Биредә мәктәп укучылары өчен 2026 елда беренче тапкы рәсми рәвештә билгеләп үтелә торган Россия халыкларының телләре көненә багышлап “Һәр телнең бар туган иле” дип исемләнгән зур чара үзды. Чара барышында балалар гасырлар буена тату булып яшәп килгән рус, мари, удмурт, башкорт, татар халыкларының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, милли ризыклары белән таныштылар. Мари халкының Пупашкар курчагын ясау, татар читеген, башкортларның түштиен бизәү, рус матрёшкасы, удмурт орнаментлары ясау мастер-класслары укучыларда зур кызыксыну уятты. Милли уеннарда барысы да теләп һәм актив катнаштылар. Бәйрәмгә килүчеләр мариларның подкогыльо ризыгын, татарларның чәк-чәген, русларның блиннарын, башкортларның бавырсагын, удмуртларның перепечларын да авыз иттеләр. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры һәм “Дуслык” хороводы белән бик күңелле итеп тәмамланды. Бу көн катнашучыларда илебез өчен горурлык хисе, күтәренке кәеф, кызыклы уеннар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте, иҗатка омтылыш уятты. Чара Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе, Бурсык, Мари Суксуы, Татар Суксуы, Такталачык, Татар Ямалы, Чалманарат, Яңа Кормаш авыл китапханәчеләре берлегендә әзерләнде. #ЛетовРТ #ЛетоВТатарстане

