Бүген "Яшьлек" үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашында Актаныш авыл җирлегенең ... — 8 сентября 2026 г. в 13:48:53.466
Бүген "Яшьлек" үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашында Актаныш авыл җирлегенең халык җыены узды. Ленар Рафак улы кыскача гына соңгы 5 елда башкарылган эшләргә тукталып узды. Бу чорда районда торак йортлар, социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре һәм юллар төзү-төзекләндерүгә 8 млрд 780 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. 1 медицина-диагностикалау үзәге, 1 янгын сүндерү депосы, 5 ФАП, 2 башкарма комитет бинасы, 3 спорт корылмасы һәм 1 парк төзелгән. 60-тан артык социаль объект, шул исәптән 20 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланды: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 3 ел дәвамында 12 ишегалды төзекләндерелде. Бу әле башкарылганнарның бер өлеше генә. Очрашу барышында район үзәгендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Арада, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарыбызның хокуклары буенча, күпфатирлы йортлар янын төзекләндерү, балалар мәйданчыклары һб сораулар күтәрелде. Җыен ахырында, республикабызның электрон Мактау тактасына кергән лаеклы райондашларыбыз хөрмәтләнде. Район башлыгы аларга махсус сертификат тапшырды.

