Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган — 30 сентября 2026 г. в 19:43:39.935
Археологлар Актаныш районында урта гасырга караган авыл барлыгын ачыклаган Археологик истәлек Агыйдел елгасының сул ярында, Буаз-Күл авылы янында урнашкан. Аны «Баскүл III» дип атаганнар. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә. Авыл урынының мәйданы 0,7 һектар. Җирнең күп еллар буе сөрелүенә карамастан, белгечләр мәдәни катламның сакланып калган өлешен ачыклый алган. Казу эшләре вакытында чүлмәкләре кисәкләре, төсле һәм кара тимердән эшләнгән әйберләр, сугыш балталары һәм ук очлары тапканнар. Табылдыклар арасында алтын йөгертелгән көмеш чигә бизәге, бронз каеш каптырмалары һәм Урал итәгендәге Роданово мәдәниятенә караган осталар ясаган йөзекләр дә бар. Табылдыкларга нигезләнеп, белгечләр XI–XII гасырларда бу урында хуҗалык һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ә авыл халкы сәүдә иткән дигән нәтиҗәгә килгән. «Баскүл III» атамасы археологик истәлекнең урнашу урыны белән бәйле. Бу тирәдә моңа кадәр «Баскүл I» һәм «Баскүл II» дип аталган ике объект та табылган булган.