👋«Ромашка» балалар бакчасында иҗади бәйге. — 30 сентября 2026 г. в 11:06:19.521
👋«Ромашка» балалар бакчасында иҗади бәйге. Бакчабызда бик кызыклы һәм файдалы чара узды. Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе белән берлектә без «Юл йөрү кагыйдәләре эшләпәсе» дигән бәйге оештырдык. Бу чара гаиләләрне һәм балалар бакчасын берләштерде: барлыгы 69 гаилә һәм 8 педагог үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, гаҗәеп матур баш киемнәре ясадылар. Бәйге нәтиҗәләрен билгеләп, бакчабызда зур бәйрәм оештырдык. Чара чын мәгънәсендә матур дефиле белән башланып китте. Кечкенәләрдән алып мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына кадәр һәркем үзенең юл кагыйдәләре эшләпәсен горурлык белән күрсәтте. Педагоглар да читтә калмыйча, үзләре ясаган тематик баш киемнәре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм барышында балалар биеделәр, викториналарда катнаштылар һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе Ләйсән Рәдиф кызы барлык катнашучыларга рәхмәтен белдереп, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең истәлеге булып, педагоглар тарафыннан махсус әзерләнгән фотозонада төшкән матур фотолар калды. Хәзер балаларыбыз юл кагыйдәләрен китап битләреннән генә түгел, ә үзләре ясаган иҗади эшләпәләр аша тагын да яхшырак үзләштерәчәкләр. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт!