Районыбызның демографик күрсәткечләре буенча мәгълүматлар: Актаныш районында бүгенге кө...
Районыбызның демографик күрсәткечләре буенча мәгълүматлар: Актаныш районында бүгенге көндә 26 911 кеше яши. Агымдагы елның 1 сентябренә булган статистикага күз салсак: 🤱 Туучылар саны: 51 бала (узган елның шушы чорында — 65). 🪦 Вафат булучылар саны: 270 кеше (узган елның шушы чорында — 278). Шулай ук районыбызда гаилә институтын ныгытуга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә Актанышта 479 күп балалы гаилә исәптә тора. Аларда 1 538 бала тәрбияләнә — бу безнең киләчәгебез, районыбызның төп байлыгы. Демографик күрсәткечләр — һәркайсыбызны уйландырырлык һәм киләчәккә карап эш итәргә этәргеч бирерлек саннар. Районыбызның иминлеге һәм үсеше һәр гаиләдән башлана!
Канал в каталоге Максиметера
1 506 подписчиков