Перейти к содержимому
Максиметер

👋 Такталачык авылы җирлегенә яңа җитәкче - авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча...

👋 Такталачык авылы җирлегенә яңа җитәкче - авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы итеп Мөхәмәтшина Ландыш Газизҗан кызы билгеләнде.  Район башлыгының урынбасары Фәрит Зәһретдинов Ландыш ханымга хәер фатихасын биреп, җаваплы хезмәттә уңышлар теләде. 📧 Кыскача белешмә: Ландыш Мөхәмәтшина Такталачык авылы кызы. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хисапчы, икътисадчы булып эшләгән кеше. Белеме югары: икътисад, бухгалтерлык исәбе анализ һәм аудит юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Кияүдә. Тормыш иптәше Диларис белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.  🤝 Җирлек башлыгы булып эшләү, көнне төнгә ялгап тавык чүпләп бетерә алмаслык авыл проблемаларын хәл итү хатын-кыз өчен авыр тоелса да, гамәлдә, нәфис затларыбыз идарә иткән җирлекләрдә аеруча тәртип хөкем сөрә. Без дә Ландыш Газизҗан кызына уңышлар телибез!

1 537 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 502 подписчиков

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.