Бу көннәрдә Мәскәүдә "Абилимпикс — 2026" һөнәри осталык буенча Милли чемпионат узган иде.
Бу көннәрдә Мәскәүдә "Абилимпикс — 2026" һөнәри осталык буенча Милли чемпионат узган иде. Бәйгедә Актаныш оныгы Аяз Ялалов Татарстан данын яклап "Башкару осталыгы (вокал)" компетенциясендә алтын медальгә лаек булды!🔥 Казан дәүләт мәдәният институты остазлары Э. Р. Гыйматдинова һәм А. Р. Кустяева җитәкчелегендә Аяз барлык сынауларны да югары дәрәҗәдә үтте. Жюриның баш эксперты, Россиянең халык артисты Диана Гурцкая аның чыгышын басып алкышлап, яшь артистның башкару осталыгына югары бәя бирде. Аязны бу зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар, яңа биеклекләр һәм зур җиңүләр телибез!👍