Көзге каникуллар якынлаша. Бу вакытта балаларның хәвефсезлеге һәм мәшгульлеге аеруча мө...
Көзге каникуллар якынлаша. Бу вакытта балаларның хәвефсезлеге һәм мәшгульлеге аеруча мөһим мәсьәләгә әйләнә. Каникул көннәрендә балаларны ничек хәвефсез тотарга, вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрергә, нинди чараларга җәлеп итәргә? Өйдә, урамда һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында нәрсәләр белергә кирәк? 28 нче октябрь, 12.00 дә Актаныш радиосы дулкыннарында эфирга чыгачак туры эфирда шул хакта сүз барачак. Студия кунагы — район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова. Сорау, теләк, тәкьдимнәрне 89506656000 МАХ номерына язмача кабул итәбез. 28 нче октябрь, 12.00 дә Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻
Канал в каталоге Максиметера
1 508 подписчиков · Госорганы и учреждения