Бүген Югары Яхшый авылында Әфган сугышы ветераны Илдар Мирзанур улы Исламов истәлегенә ...
Бүген Югары Яхшый авылында Әфган сугышы ветераны Илдар Мирзанур улы Исламов истәлегенә мемориаль такта ачтык. Илдар Мирзанур улы — Ватанга тугрылык, батырлык һәм намус үрнәге ул. Аның исеме һәм кылган гамәлләре онытылырга тиеш түгел. Мондый мемориаль такталар — безнең өчен генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә зур тәрбия чарасы, тарихны һәм каһарманнарны хөрмәт итәргә өйрәтүче изге билге. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тыныч булсын! Бүгенге көндә Илебез сагында, безнең тынычлык сагында торган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Канал в каталоге Максиметера
1 510 подписчиков · Госорганы и учреждения