Кичә без әнием белән "Приют человека" мохтаҗларга ярдәм приютына бардык. Әниемнең апасы...
Кичә без әнием белән "Приют человека" мохтаҗларга ярдәм приютына бардык. Әниемнең апасы Вәсилә Сотан кызынвң арабыздан китүенә 5 ел. Менә шул искә алу, ярдәм итү нияте белән без килдек. Аллаһ ризалыгы өчен булсын . Көнгә 250 кешене тукландыралар икән.Без килгәндә төшке ашка кереп бара иделәр. Кем ничек ярдәм итә ала шулай ярдәм итә. Без волонтерлар бн ашатырга булыштык.Шулай ук приютта 28 кеше яши. Алар төрле авыр хәлләргә дучар булган, яшәргә өметләрен сүндермәүчеләр. Әлбәттә оештыручыларга, ярдәмселәргә, эшләгән егет кызларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Адресы Борһан Шаһиди урамы 26 йорт стр 1🙏🙏 Акчалата, киемләтә, ризыклата ярдәм итә аласыз.