Рифат Зариповның концертына узган ел да барган идем. Гади, мәгънәле тамаша караганымны ...
Рифат Зариповның концертына узган ел да барган идем. Гади, мәгънәле тамаша караганымны искә төшереп, быел да барырга булдым. Хәзерге вакытта ТАТАР рухын, миллилеген саклап баручы җырчылар бик аз шул. Рифат концертларын тәрбияви итеп тә алып бара, җырлары да тирән мәгънәле — уйландыра торган. Бүген менә шундый җылы, күңелле кич булды. 🥰 Видеода — концерттан кечкенә өзекләр. Әле Раилә апагызның "гуляйда" йөреп, өйдә ашарга да пешмәгән. Шулкадәр хис-эмоцияләр күп булды бүгенгә! Иртәгә эшкә, сез дә миннән бераз ял итәрсез. 😉 Хәерле төннәр, матур күңелле кешеләрем! ❤️