Рөстәм Асадуллин белән интервьюдан өзек ⤵️ — 21 апреля 2026 г. в 10:35:00.460
Рөстәм Асадуллин белән интервьюдан өзек ⤵️ – Хәзер инде үзегез дә – өч бала әтисе. Әле яңарак 18 көнлек гастрольләрдән кайткансыз. Балаларга игътибарым җитеп бетми, дип борчылмыйсызмы? – Киресенчә, эшем булуга шатланып яшим. Чөнки бөтен тырышканым гаиләм, улларымның киләчәге өчен. Бик зур рәхмәт хатыным Гөлназга. Ул балалар тәрбиясен күбесенчә үз җилкәсенә алып, мине иҗатка канатландырып кына тора. Миңа ышана, шул ышанычы көч өсти. Өйдә шундый нык тыл, илһамландырып торучы булганда, рәхәтләнеп иҗат итәсе генә кала.

