Рүзилә Сафина белән интервьюдан өзек 👇 — 8 апреля 2026 г. в 11:48:00.210
Рүзилә Сафина белән интервьюдан өзек 👇 — Мин Габделфәтнең 50 яшьлегендә балачакта «Ирем хөрмәтле кеше булсын иде, ул хөрмәтле кеше булса, мине дә хөрмәт итәрләр иде», - дип теләгәнемне сөйләдем. Соңыннан бер хатын-кыз шалтыратып: «Нишләп мин үземә шундый теләкләр тели белмәгәнмен икән дип елый-елый кайттым», – диде. — Ир артында торуыңны программалаштыргансың булып чыгамы? — Әйе, беренче булам дигән уй башмда да булмады. Мин бит, беренче чиратта, Габделфәт Сафин хатыны. Бу миңа плюс. Ирем, әлхәмделиллаһи, тормышны алып бара. Бөтен туганнар, танышлар аңа мөрәҗәгать итә, ул булыша алгач миңа да рәхәт. Татарда хатын ирдән алда сикерсә, матур күренеш дип уйламыйм. Ир - беренче урында, хатын-кыз аның артында булырга тиеш дип саныйм.

