Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек 👇 — 7 апреля 2026 г. в 12:08:31.873
Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек 👇 ⠀ «Сәхнә артында гайбәт булдырмас өчен солянка концертлар вакытында без чыгышыбызга гына киләбез дә, тоткарланмыйча, шундук кайтып китәбез. Əмма болай да ярамый булып чыкты әле... Хәзер безне тәккәбер дип йөртәләр. Без үзебез бар артистларга да хөрмәт белән карыйбыз. Үрнәк алырлык шәхесләребез дә бар. Һәркайсының яхшы ягын алырга, сеңдерергә тырышабыз. Заманында Илсөя апа төркеме белән йөргән идек. Ул вакытта күп әйберне Илфак абыйдан өйрәндек. Ул бит шундый гаҗәеп кеше иде: кирәк икән көтүче белән утырып сөйләшә, депутат янына керсә, аның белән шундук уртак телне таба. Авыр туфрагы җиңел булсын».

