Алия Төхвәтуллина белән интервьюдан өзек ⤵️ — 1 июня 2026 г. в 12:38:19.595
Алия Төхвәтуллина белән интервьюдан өзек ⤵️ — Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме? — Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры... Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе. — Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы? — Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык. — Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы? — Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә — тырнак ясатырга, макияжга — Ришаттан сорарга кыенсынам...

