Ильмира Нагыймова белән интервьюдан өзек 👇 — 23 июня 2026 г. в 08:50:42.611
Ильмира Нагыймова белән интервьюдан өзек 👇 - Читтән караганда, кеше тормышы җиңел кебек. Минем турында матур булып елмаеп йөри, дип уйлаучылар күп. Җилкәмдә күпме авырлык, күпме җаваплылык булганын белмиләр. Балаларны гына әйтмим. Ниләр кичергәнемне беркем дә белми. Көне, төне руль артында йөрим, ат кебек эшлим... – Авыр булганда, яшәргә көч каян аласың? – Өйдәге ике баламнан. Аларга карыйм да, алга таба яшәргә кирәклеген аңлыйм. Башкача мөмкин дә түгел. – Балаларда җырга сәләт бармы? – Икесе дә җырлый, җыр-моңга сәләт бар. Шулай да Ясминә күбрәк рәсем ясарга ярата. Бик матур ясагач, мин аны рәсем түгәрәгенә бирдем.

