Рәфинә Ганиуллина белән интервьюдан өзек 👇 — 2 июля 2026 г. в 10:00:59.040
Рәфинә Ганиуллина белән интервьюдан өзек 👇 ⠀ «Биш баласын кочагына алып, әтидән аерылып киткәндә әниебезгә 42 яшь иде. Иң кечкенәбезгә – ике яшь, миңа, иң зурысына тугыз яшь тә юк иде әле. Шуннан соң без бабай йортында яшәдек. Әмма аралары шулай ерагайса да, әни бервакытта да әтигә карата начар сүз әйтмәде, безне дә шулай тәрбияләде. Хәзерге вакытта әти янына кайтып, хәлен белешеп торабыз. Ул безнең концертларыбызга да килә, елап карап утыра. Әниебезнең хәле әле беркөй. Мөстәкыйль түгел. Аны киендерергә, ашатырга кирәк, үзе булдыра алмый. Сөйләшә алмагач үзенә дә кыен. 5 кыз бит без, чиратлашып карыйбыз. Бер атна - беребездә, бер атна - икенчебездә... Табиблар төгәл генә бернәрсә дә әйтми. Баш мие белән бәйле диагнозлар шулай: алда ни көтәсен белмисең - яисә яхшырып китә, яисә кабатланырга да мөмкин. Булдыра алганча әнине саклыйбыз. Бар да яхшы булсын иде. Ул үз акылында, барын да аңлый. Авыр кичерә үз хәлен: аралашасы да килә, рәхәтләнеп йөгереп йөрисе дә».

