Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек 👇 — 29 июня 2026 г. в 11:18:00.067
Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек 👇 – Замирә, сез иҗат кешесе генә түгел, эшмәкәр дә әле. Гаиләдә кем күбрәк акча эшли? – Кәгазьләр буенча мин күбрәк эшлим, чөнки бизнеска иртәрәк килдем. Ә төп эш күләмен Максим алып бара. Безнең гаилә казанасы да уртак. “Минем акча, синең акча”, – дип бүлешкән юк. Гомумән, гаилә тормышында ир-атны акча күләме түгел, ә хатын-кызның мөнәсәбәте кимсетәдер. Мәсәлән, без очраша гына башлаган вакытта, мин бар эшне дә үзем тарта идем. Бу, әлбәттә, иремә ошамады. Үз өстемдә эшләдем, дилбегәне җибәрдем. Ир-ат үз урынында, хатын-кыз үз урынында булу – иң хәерлесе.

