Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек ⤵️ — 27 июля 2026 г. в 10:22:04.554
Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек ⤵️ — Зәмирә, сине барыбер «усал» диләр инде. Үзеңне усал дип уйлыйсыңмы? — Безнең гомер буена нәсел шундый. Минем дәү әнине «усал» диделәр. Аның беркемгә дә әшәкелек ясаганы юк. Әнине дә гомер буена. «усал» диделәр. Әнине: «Земфира карашы белән үтерә», – диләр иде. Хәзер мине шулай дип йөриләр. Кызыбыз Камилә дә шундый. Ул усаллык түгел. Ниндидер кырыслык бардыр. Мин төче кешеләрне яратмыйм. «Матурым», «җаным», «кадерлем» дип эндәшкән кешеләрне яратмыйм инде менә. Шулай дип сөйләшкән кешеләр миндә шик тудыра. Мин саклана башлыйм. Андый сүзләрне бик якын кешеләреңә генә әйтәсең. Таләпчәнлек миндә зур. «Усал» дисәләр дә, минем күңелемдә андый әшәкелек юк. Зыян ясаганым да юк. Чөнки аның өчен җавап бирәсе дә бар. Чыганак: «Интертат»

