Руслан Кирамутдинов белән интервьюдан өзек ⤵️ — 6 сентября 2026 г. в 14:56:03.522
Руслан Кирамутдинов белән интервьюдан өзек ⤵️ – Тормышыңда яңалыклар бармы? – Иҗатым – кеше күз алдында, калганы – минем шәхси эш. Бөтен әйберне чыгарып селкергә ярамый. Интернет челтәрләренә төчкергәнне дә чыгарганны аңламыйм. Булдырган әйберләрне дә күрсәтмим. Кешенең көнчелеген уятудан кемгә дә файда юк. Безнең тәрбия башка, шуңа «показуха» – иң яратмаган нәрсә. Интернет нәкъ менә «показушный» әйберләр, мин-минлекне үстерер өчен корылган. Кеше шунда кереп бата да, чыга алмый, бик кызганам андыйларны. Әкият бит ул. Безнең белән булган хәлләрдә дә күп нәрсә – әкият. Чын тормыш, дөреслек бик аз анда.

