Марат Шәйбаков белән интервьюдан өзек 👇 — 6 апреля 2026 г. в 06:11:23.431
Марат Шәйбаков белән интервьюдан өзек 👇 ⠀ "Сабантуйга дип авылга кайттык. Дуслар да кунакка килгәннәр иде. Бәйрәмнән соң аларны озатып, өй алдындагы эшләр белән мәш киләбез. Шул ук көнне Уфага китәрбез дигән идек, әмма җиләккә дә барырбыз дип, тагы бер көнгә калырга булдык. Җиләккә бардык, кайтуыбызга инәй ашарга да пешереп торган. Бервакыт инәй ишегалдында моңаеп утыра. Йөзе нык моңсу иде. Кошлар да ямьсез итеп, котыра-котыра йорт өстеннән очып китте. Моңа шундук игътибар да итмәдем. Инәй бүлмәсенә кереп ятты. Керсәм: стенага борылып яткан. “Кан басымың күтәрелде мени? Әйдә, үлчим әле”, - дидем. “Юк, улым, бу кан басымы түгел, андый чир түгел бу”, - гына диде. Аны-моны уйламадым да, тагы ишегалдына эшләргә чыгып киттем. Бервакыт Марсель улым: “Анда картый әллә ничек тын ала”, - дип чыккан. Керсәм, әни “киткән”... Бәлки, аны коткарып буладыр дип, ясалма сулыш та эшләдем... Әллә ничек тын ала дигәне, соңгы сулышы булгандыр. 1994 елда әтием дә бик яшьли, йөгереп йөргән җиреннән үлде. Газизләрне югалту бик авыр. Нишлисең, моннан качып булмый, һәркайсыбызны алда шундый зур югалту көтә. Исән чакта әти-әнинең кадерен белегез дип, юкка гына җырланмый икән шул..." ⠀ Дәвамын укырга теләсәгез, комментарийларда "➕" калдырыгыз. ⠀

